news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йөкле хатынын пычак белән кадап үтергән ирне хөкем итәләр

32 яшьлек Казан кешесен “Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча гаеплиләр.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда бергә яшәгән йөкле хатынын үтергән ир-атны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

  • 32 яшьлек Казан кешесе һәм аның белән бергә торган 33 яшьлек хатын арасында ызгыш 1 май көнне, Совет урамындагы 21 нче йортның бер фатирында килеп чыккан иде. Җәнҗал вакытында исерек ир-ат хатынның күкрәгенә аш-су пычагы белән кадаган. Яраланган хатын-кыз хастаханәгә барган вакытта вафат булган.

“Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча ачылган җинаять эше Татарстанның Югары судына җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot