Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда йөк составына менгән ир-атны ток суккан
Гадәттән тыш хәл кичә кич “Юдино” станциясендә килеп чыккан.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Казанда йөк составына менгән ир-ат аздан гына ток сугудан үлми калган.. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә кич Горький тимер юлының дежур хезмәткәреннән “Юдино” станциясендә Юдино-Әгерҗе поезды туктап калу турында хәбәр килә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат бер вагонга менгән һәм аны ток суккан.
Фаҗига урынына килгән Казан коткаручылары аны контейнер түбәсеннән төшергән һәм табибларга тапшырган.
Ир-атны Казанның республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз