news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда җәй көне 11 шәһәр күпере ремонтланачак

^Казанда җәй көне 11 шәһәр күпере ремонтланачак

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Алдагы җәйдә Казан күперләрен, юл үткәргечләрен һәм башка инженер корылмаларын капиталь ремонтлау өчен 25 миллион 584 мең сум акча тотарга ниятләнә, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына “Шәһәр күперләре” МУП башлыгы Айрат Әлмиев.

“Шәһәр күперләре” МУП карамагында булган барлыгы 29 объект яңартылачак. Әлеге исемлектә күперләр саны 11, шул исәптән Кремль һәм Кировский (Адмиралтейский). Күперләрдә транспорт хәрәкәте озакка туктатылмаячак – төзүчеләр бары кайбер элементларны һәм конструкцияләрне генә төзәтәчәк. Өстәвенә, Ямашев һәм Әмирхан проспектларында, Гвардейская һәм Сахаров урамнарында 11 юл үткәргеч тә төзәтеләчәк. Казанның кайбер җәяүлеләр күперләрен дә яңарту ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot