news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда йөк автомобиле белән «Лада» бәрелешкән

Авария бүген төнлә Тукай урамындагы 144нче йорт каршында булган.

Казанда йөк автомобиле белән «Лада» бәрелешкән
соцчелтәр

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда йөк автомобиле чаттан чыгып өлгерергә уйлаган һәм җиңел машина белән бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнге беренчеләр киткәч, Тукай урамындагы 144нче йорт каршында «КАМАЗ» һәм 12нче модельле «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөк автомобиле чаттан чыгып өлгерергә уйлаган һәм җиңел машинага юл бирмәгән.

«Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең 20 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә озатканнар. Автоинспекторлар авариянең нечкәлекләрен ачыклый», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100