Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «XXI гасырда Россия юллары» IX Халыкара күргәзмә-форумы булачак
Соңгы елларда андый чара Бөтенроссия юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан ел саен уздырыла
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы елларда андый халыкара күргәзмә-форумны «Росавтодор» октябрьнең 3 нче атнасына туры килгән Бөтенроссия юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан ел саен илнең төрле зур шәһәрләрендә уздыра. Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Мәскәү, Ростов-на-Дону, Әстерхан һәм янә Санкт-Петербургтан соң, ниһаять, бу юлы Казанда 14-15 октябрь көннәрендә тармак күргәзмә-форумы илнең югары җитәкчелеген, юл хуҗалыгы тармагы идарәләре, оешмалары хезмәткәрләрен, зур белгечләрен бергә җыячак. Бу исә тәҗрибә уртаклашу, фән һәм техника өлкәсендә тармакка кагылышлы казанышлар белән танышу, яңа элемтәләр урнаштыру, булганнарын киңәйтү һ.б. мөмкинлекләр бирәчәк, чөнки андый чараларда моңарчы 500ләп юл хуҗалыгы оешмасы, 15ләп чит ил компаниясе катнашырга өлгергән.
«XXI гасырда Россия юллары» IX Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында юл хуҗалыгының барлык тармаклары буенча фәнни-гамәли конференцияләр, «түгәрәк өстәл» утырышлары үткәрү күздә тотыла, диелә ТР Траспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз