news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “XXI гасырда Россия юллары” дигән конференция һәм күргәзмә-форум узачак

Аны РФ Транспорт министрлыгының Федераль юл агентлыгы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы булышлыгында оештыра

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу якшәмбедә Россиядә Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шушы мөһим дата уңаеннан Казанда “XXI гасырда Россия юллары” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция һәм Бөтенроссия күргәзмә-форумы узачак.

Инде тугызынчы тапкыр оештырылучы күргәзмәнең илнең юл хуҗалыгы үсеше, проект эшләре, машина төзелеше һ.б. өлкәләргә кагылышлы казанышларны тәкъдим итү мәйданы буларак абруе зур. Аның максаты – илнең юл хуҗалыгына дөнья казанышларын кертүгә федераль, территориаль, муниципаль органнар, дәүләт һәм коммерцияле оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләрен җәлеп итү, илдәге инвестиция мохитен яхшырту. Әлеге күргәзмә чарасын һәм фәнни-гамәли конференцияне РФ Транспорт министрлыгының Федераль юл агентлыгы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы булышлыгында уздыра. Күргәзмә экспозициясен “Автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге” (“Информавтодор” ФДУП) әзерли.

14 октябрьдә “Пирамида” үзәгендә узачак фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында РФ Транспорт министрлыгы, Федераль юл агентлыгы, ТР Хөкүмәте җитәкчеләре катнашыр дип көтелә. Ул гамәлдәге закон һәм халыкара нормалар буенча автомобиль юллары төзү, төзекләндерү һәм карап тотуның сыйфатын тәэмин итүгә багышлана. Төп игътибар бүгенге икътисади шартларда Россиядә юл хуҗалыгын үстерү буенча бурычларга, “2006-2012 елларда Юл хәрәкәте иминлеген күтәрү буенча” федераль максатчан программаны гамәлгә ашыруга, юл эшләренең сыйфатын күтәрү, заманча шартларда юл оешмаларының техник базасын яңарту, Россиянең юл хуҗалыгын инновацияләргә нигезләнеп үстерүгә, шулай ук Татарстанда автомобиль юллары челтәрләрен үстерүгә биреләчәк.
“Информавтодор”дан хәбәр итүләренчә, 14 октябрьдә көннең икенче яртысында “Казан ярминкәсе”ндә тантаналы шартларда “XXI гасырда Россия юллары” күргәзмәсе ачылачак. 15 октябрьдә форум делегатлары М-7 автомобиль юлының 829 нчы километрында транспорт развязкасын ачу тантанасында катнашырга җыена. Соңрак сөйләшүләрне “түгәрәк өстәл” утырышлары белән “Казан ярминкәсе” мәйданында дәвам итү каралган. Конференция һәм күргәзмә эшенә кичен “Пирамида”да Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә нокта куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100