Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «XXI гасыр лидеры» конкурсы финалында 300гә якын кеше катнашачак
«XXI гасыр лидеры» бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсының финалы Казанда 20-24 сентябрьдә узачак. Чара иҗтимагый хәрәкәтләрне үстерүгә, оешмалар өчен кадрлар әзерләүгә һәм яшьләрнең һөнәри үзбилгеләнү системасын формалаштыруга юнәлтелгән.
Конкурс бурычлары «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә. Татарстан башкаласына илнең төрле төбәкләреннән 300гә якын катнашучы киләчәк.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, конкурс берничә ел дәвамында уздыру дәверендә үзен кадрлар әзерләү үзәге буларак күрсәтте. Аның сүзләренчә, катнашучыларның Казанда уздырган вакыты нәтиҗәле булачак, алар яңа күнекмәләр үзләштерә, дуслар таба һәм тәҗрибә алмаша алачак.
Садыйков ассызыклаганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән республика 2022 елдан башлап мондый элемтәләр өчен мәйданчык булып тора.
Финал 14-17 яшь һәм 18-25 яшь категорияләрендә 12 номинация буенча узачак. Алар арасында – «Россия белән булу», «Кеше булу», «Бергә булу», «Хәрәкәттә булу», «Беренчеләр булу», «Беренчеләрнең остазы» һәм «Беренчеләрнең әйдаманы».
Конкурс программасында катнашучылар өчен сынаулар, мәдәни-белем бирү чаралары, экскурсияләр, панель дискуссияләр һәм экспертлардан мастер-класслар булачак. Яшь лидерлар практикалары белән уртаклаша, иҗтимагый инициативаларны үстерү һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә яңа чаралар эзләү турында фикер алыша алачак.
Финалны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра. Конкурсның финалын социаль челтәрләрдә карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз