Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «XXI гасыр лидерлары» конкурсында җиңүчеләр Рөстәм Миңнехановтан премия алачак
5-10 сентябрьдә Казанда«XXI гасыр лидерлары» конкурсы финалы узачак. Анда илнең 70 төбәгеннән якынча 500 яшь активист катнашачак, шул исәптән Татарстанның 20 вәкиле. Ун абсолют җиңүче һәм махсус номинацияләрдә ун җиңүче ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 50 мең сум күләмендә премия алачак.
«Егерме җиңүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан тагын 50 мең сум күләмендә махсус грант алачак дигән карар кабул ителде. Башка төбәкләрдән килүчеләрнең барысы да Казанның матурлыгын күрү белән бергә, киләчәктә үсеш өчен безнең уку йортларын да сайларлар дип өметләнәбез», - диде ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Конкурс финалы өченче тапкыр Казанда уза. Быел чарада Донецк һәм Луганск вәкилләре, шулай ук сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән 12 бала да катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз