Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “XX гасырда Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган җыен уза
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә агымдагы елның 19 маенда республикакүләм ф&
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә агымдагы елның 19 маенда “XX гасырда Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздыра. Ул ТАССР оешуның 90 еллыгына багышлана. Анда республика мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнаша.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, конференция вакытында татар халкы дәүләтчелеге тарихы контекстында ТАССР төзелү, XX гасырда татар халкы һәм Татарстан халыклары мәдәниятын үстерү, татар халкы һәм Татарстанның XX гасыр тарихын өйрәнү һәм укытуның заманча методлары проблемалары турында фикер алышу көтелә.
Конференция бәйге рәвешендә уза һәм Татарстанның барлык районнарыннан яшь тикшеренүчеләрне җыя. Җыен нәтиҗәләре буенча укучыларның иң яхшы эшләрен җыентык итеп бастырып чыгару көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз