news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ХХ гасырда Шүрәле интерпретацияләре тарихы турында күргәзмә ачыла

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 6 декабрьдә «Кытыклы-мытыклы яки Шүрәлене иллюстрацияләүнең кыскача тарихы» күргәзмә-инсталляциясе ачыла, анда Габдулла Тукай поэмасының ХХ гасыр сәнгате тарихында 12 үзенчәлекле сәнгать интерпретациясе тәкъдим ителә. Бу хакта «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без Габдулла Тукай иҗатына багышланган күргәзмәгә очраклы рәвештә генә алынмадык. «Беренчеләр хәрәкәте» йорты элеккеге Клячкин хастаханәсе бинасында урнашкан, шагыйрь үзенең гомеренең соңгы атналарын нәкъ менә шунда, беренче каттагы палаталарның берсендә үткәргән. Алда торган Тукай елы һәм шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан шундый күргәзмә проекты булдыру идеясе туды. Шүрәле – татар фольклорының иң популяр геройларының берсе. Тукай поэмасы битләрендә ул безнең алдыбызга юморлы, шаян образ буларак чыга. Шунысы да билгеле: шагыйрь үзе дә сатирик әсәрләренә «Шүрәле» дип имза куя торган булган, үзен әлеге герой белән ассоциацияләгән», – дип сөйләгән агентлыкка «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстандагы урынбасары Диләрә Галеева.

«Без иң үзенчәлекле 12 иллюстрацияне сайлап алдык һәм бу күргәзмә-инсталляция аша теләге булган һәр кешегә, бигрәк тә үсмерләргә һәм яшьләргә, Тукай һәм аның мирасы белән яңа форматта танышу мөмкинлеге бирәбез. Шулай ук без илебездәге китап графикасының үсешен дә күрсәтергә телибез», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot