news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда XX гасырда булган иң куркыныч техноген һәлакәт корбаннарын искә алдылар

Бүген Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар истәлегенә куелган мемориал янында техноген һәлакәтнең 24 еллыгына багышланган митинг узды

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Казанда Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар истәлегенә куелган мемориал янында (Ямашев һәм Әмирхан урамнары чатында) XX гасырда булган иң куркыныч техноген һәлакәтнең 24 еллыгына багышланган митинг узды. 3,5 меңгә якын татарстанлы “үз күкрәкләре белән атом-төш амбразурасын каплаган”, шуларның 650 гә якыны төрле медаль һәм орденнар белән бүләкләнгән.
Моннан нәкъ 24 ел элек – 1986 елның 26 апрелендә Украина территориясендә урнашкан Чернобыль АЭСының дүртенче энергия блогы шартлый. Шартлау нәтиҗәсендә һавага гаять күп санда радиоактив матдәләр тарала. Авария атом-төш энергетикасы тарихында аның нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең саны һәм икътисади зыяны буенча иң зур һәлакәтләрнең берсе санала.
Рәсми затлар һәм коточкыч авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның барысы да кулларына канәфер чәчәкләре тотып килде. Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә 3,5 меңгә якын татарстанлы катнашкан, хәзерге вакытта аларның 2,5 меңе исән. Бүгенге көндә Казанда авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 501 кеше яши.
Шәһәр җитәкчелеге исеменнән митингта катнашучыларга Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов мөрәҗәгать итте. “Узган гасырдагы иң куркыныч техноген һәлакәтләрнең берсе булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм, - дип ассызыклады Р.Борһанов. – Сез Чернобыль АЭСындагы авария белән үз сәламәтлегегез һәм тормышыгызны аямыйча көрәштегез”. Казан башкарма комитеты җитәкчесенең сүзләренә караганда, бүгенге көндә безнең изге бурыч – һәлак булучыларның истәлеген кадерләп саклау һәм арабызда яшәүче чернобыльчеләргә хәерхаһ мөнәсәбәттә булу. “Кешелек дөньясы мондый фаҗигаләрнең кабатлануына юл куймасын”, - дип белдерде ул.
“Чернобыль” берлеге” республика җәмгыяте президенты Александр Барсков билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен 120 гә якын чернобыльче якты дөнья белән хушлаша. Аның сүзләренә караганда, фаҗиганең 25 еллыгы алдыннан Бөтенроссия җәмгыяте үзәк советы “Чернобыль туганлыгы”н оештырырга карар кылган. Ул “Чернобыль туганлыгы”ның Татарстандагы тәүге әгъзасына - Татарстанның “Чернобыль” берлеге мактаулы президенты Геннадий Жидяевка диплом тапшырды.
Митинг бер минут тынлык һәм мемориалга чәчәкләр салу белән төгәлләнде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100