Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «XX гасыр рәсем сәнгатендә Тукай образы ничек үзгәргән?» дигән темага лекция була
«Миллиард.Татар» лекторие командасы Казан халкын һәм кунакларын сәнгать белеме кандидаты Динә Хисамованың лекциясенә чакыра. Очрашуда катнашучылар XX һәм XXI гасырлар рәсем сәнгатендә Габдулла Тукай образы ничек үзгәрүе һәм бу нәрсәләр белән бәйле булуы турында беләчәк. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.
Чара 21 майда 18:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә узачак. Катнашу өчен теркәлү сорала.
Лекциядә күтәреләчәк темалар:
- Рәсем сәнгатендә Тукай образы ничек үзгәргән;
- Тукай әсәрләре татар рәсем сәнгатенә ничек тәэсир иткән;
- Ни сәбәпле шагыйрь образы татар милләтенең үзенчәлекле нәфис символына әверелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз