news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда XVII «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узды

Казанда XVII «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узды
Татарстан Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы

Казанда XVII «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узды. Фестиваль 2009 елда барлыкка килгән. Аны 2019 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры оештыра. Биредә төрле өлкәләрдән килгән театр коллективлары спектакльләр тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Быел фестивальнең концепциясе үзгәргән. Татарстанның яшь режиссерлары өчен тәҗрибәле педагоглардан уку-укыту программасы да әзерләнгән. Спектакльләр ике юнәлештә алып барылган: «Һөнәр-мастер» һәм «Һөнәр-дебют».

Моннан тыш, быел яңа премия булдырылган. Габдулла Кариев исемендәге театрга нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куелган махсус премиягә Әтнә театрыннан Дамир Сидеев лаек булды, диелә хәбәрдә.

Фото: Татарстан Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы.

news_right_1
news_right_2
news_bot