Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «XV Якупов укулары» узды
Бүген, 17 сентябрьдә, Казанда Россия ислам институтында мөселман мәгърифәтчесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган «XV Якупов укулары» Төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе оештырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференцияне Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды. Чара гадәттәгечә Изге Коръән аятьләре уку белән башланып китте.
Чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Шулай пленар утырышта ТР Рәисе Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты киңәшчесе Әскәр Гатин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова чыгыш ясады. Конференциядә шулай ук дин әһелләре, ислам уку йортлары мөгаллимнәре һәм шәкертләре һ. б. катнашты.
«Вәлиулла хәзрәтнең иң зур казанышларыннан берсе мөселман китапларын бастыруда совет чорында барлыкка килгән бушлыкны тутыруы белән бәйле. Вәлиулла хәзрәт максатчан рәвештә иң арзан, кайчакта бик түбән сыйфатлы кәгазьдә китаплар бастырып чыгарды, әмма иң мөһиме, бу китаплар кыйммәт түгел һәм белем алырга теләгән һәркем өчен аңлаешлы иде. Ул бастырган китапларга Россиядә ихтыяҗ зур булды һәм миллионлаган тираж белән таралды», – дип сөйләде Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин.
Равил хәзрәт Зөфәров Вәлиулла хәзрәтнең алдынгы фикерле булуы һәм бу идеяләргә бүген дә ихтыяҗ барлыгы турында сөйләде. «Бүген безгә Вәлиулла хәзрәт, аның заманы өчен алдынгы, кыю һәм зирәк фикерләре җитми. Авыр вакытларда аның киңәшләре, теләктәшлеге һәм максатчанлыгы безнең төбәктә мөселман мәгарифен торгызырга, китапларны күпләп бастырып чыгаруны җайга салырга ярдәм итте. Ул бүгенге көндә дә өммәтебезгә хезмәт итә торган бай мирас калдырды» – диде ул.
«Мин бу укуларның 15 ел буена уздырылып килүенә шатланам. Вәлиулла хәзрәт, чыннан да, күренекле шәхес иде һәм Татарстанда традицион исламны саклауга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте», – дип өстәде Әскәр Гатин.
Чараның рәсми өлешеннән соң анда катнашучылар ислам мәгарифен үстерү һәм дини мирасны саклау белән бәйле темалар буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Апанай мәдрәсәсе традицияләре дәвамчанлыгы; Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини белем бирү стандартларын эшләүгә керткән өлеше; югары һәм урта дини уку йортларында «Сира» фәнен (Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлын) укыту методикасы; дини уку йортларында «Коръән уку һәм ятлау» фәннәрен укыту үзенчәлекләре; дини мәгарифтә татар теле һәм татар әдәбиятының урыны белән бәйле һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз