news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ХV Бөтенроссия дин әһелләре форумы ачылу тантанасы булды

Казанда ХV Бөтенроссия дин әһелләре форумы ачылу тантанасы булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда барган «Russia Halal Expo 2025» индустриясенең маркет күргәзмәсендә ХV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ачылды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

«Җыенның исеме —«Милли тормыш һәм дин». Халкыбыз өчен бу ике төшенчә аерылгысыз. Татар дин әһелләренең ХV Бөтенроссия форумы илкүләм дәрәҗәдәге «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара иктисади форум кысаларында уза. Илебезнең 74 төбәгеннән 1049 татар дин әһеле биредә», — дип мөрәҗәгать итте Данис Шакиров.

Шулай ук форум ачылышы урыны турында да фикерен әйтте. «Өч көнлек программа нигезендә чараны нәкъ менә агросәнәгать паркында башлап җибәрдек. Ачылыштан соң сезне «Татар базары» күргәзмәсе көтә. Милли тормыш, дин һәм хәләл төшенчәсен яшәү рәвеше буларак ачып бирә торган күргәзмә белән танышырсыз», — диде ул.

​​​​Тантана барышында делегатларга бүләкләр тапшырылды. Конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медальләре һәм Рәхмәт хатлары бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot