news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хоспис балаларына бүләк бирү өчен «Кыш Бабай фабрикасы» чарасында катнашып була

Яңа ел алдыннан Анжела Вавилова исемендәге фонд балаларга бүләкләр җыю өчен традицион акция башлануын игълан итте. Бу турыда Казан мэриясе яза.

«Битараф булмаган шәһәрлеләр хосписка татлы бүләкләр, җиләк-җимеш, уенчыклар, китаплар алып килә яки «Кыш бабайга хатлар» исемлегеннән бүләкләр сатып ала һәм тапшыра ала», диелә хәбәрдә.

  • Балаларның теләкләренең тулы исемлеген сылтама аша карый аласыз.

Шулай ук акча күчереп була, яки бәйрәмне Казан хосписының «Кышкы бакчасында» оештырырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100