news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Хөсәен Ямашев укыган йортның фасады ремонтланды

Казанда Хөсәен Ямашев укыган йортның фасады ремонтланды
Фото: Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты

Казанда БРИКС саммитына Тукай урамы, 73д йортының фасадында ремонт эшләре үткәрелгән. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты хәбәр итә.

«1897-1902 елларда бинада күренекле революцион хәрәкәт эшлеклесе Хөсәен Ямашев белем ала. Ул елларда бу татар укытучылар мәктәбе — татарлар өчен беренче дөньяви уку йорты була. Хәзер анда Казан дәүләт медицина университетының медицина-фармацевтика көллияте урнашкан», – диелә хәбәрдә.

Элек фасад канәгатьләндерерлек хәлдә булмаган. «Белгечләр штукатурканың локаль катламнарын, кирпеч өслегендәге ярыкларны, лак-буяу өслегенең зарарлануын бетерде. Ремонт бик сак башкарылды, шпатлевание тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып башкарылды», – дип сөйләде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100