news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хокук бозучы электросамокатчыларны тоткарладылар

Татарстанда Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан электросамокатларда хәрәкәт итүчеләр арасында хокук бозуларны кисәтү һәм ачыклау рейдлары 5 апрельдә башланган.

Казанда хокук бозучы электросамокатчыларны тоткарладылар
Электросамокатчыларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре искәртелгән брошюралар өләштеләр
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанда 14.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Дәүләт автоинспекциясе электросамокатчылар тарафыннан хокук бозуларны ачыклау рейдын үткәрде. Декабристлар һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендәге рейдта «Татар-информ» хәбәрчесе дә булды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең пропаганда бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Алия Вәлиева рейдларның беренче чиратта шәхси мобильлек чараларын кулланучы затлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгәнен әйтте.

«Рейдлар 5 апрельдә башланды. Бүген Казанда әлеге рейдлар барышында Дәүләт автоинспекциясенең экипажлары 6 урында эшләде. Рейдлар өчен халык күпләп йөри торган урамнарны сайладык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен электросамокатчы административ җаваплылыкка тартылды, штраф 800 сум тәшкил итә. Әгәр самокатчы юл хәрәкәтендә тоткарлыклар тудырса штраф 1 мең сум, исерек хәлдә идарә иткән өчен 1000 сумнан 1500 сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган. Агымдагы елда Казанда электросамокатчылар катнашында 2 юл һәлакәте теркәлде», – дип белдерде Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре.

Оператив чара балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле белән берлектә үтте. Электросамокатчыларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген искәрткән брошюралар тараттылар.

Декабристлар һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендәге рейд барышында ике электросамокатчыга карата Казан Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары тарафыннан беркетмә төзелде.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100