news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “XL” сәүдә үзәге сатып-алучыларын эвакуацияләгәннәр

Сәүдә үзәгендә ниндидер тартма салынган шикле кап табылган.

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә  Казанда “XL” сәүдә үзәгендәге кешеләрне эвакуацияләделәр, дип хәбәр итә шаһитлар.

Агентлык ачыклык керткәнчә, сәүдә үзәгендә эшләүче шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре ниндидер тартма салынган шикле кап тапкан. Алар шунда ук "Ашыгыч хезмәт"ләрне чакырганнар.

Бу вакытта сәүдә үзәгендә булган кешеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Соңрак ачыкланганча, табылган "шикле предмет" бары тик чүп булып чыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot