news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “XIX – XX йөз башында татар илаһият фикере һәм Шиһабетдин Мәрҗани” китабы чыкты

Китап Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм аның “Әл-Хикмә әл-бәлига” дип аталган хезмәтенә багышланган.

(Казан, 14 декабр, "Татар-информ"). “Хозур” нәшрият йорты тарих фәннәре кандидаты Д.Ә. Шәһәвиевның “XIX – XX йөз башында татар илаһият фикере һәм Шиһабетдин Мәрҗани” хезмәтен нәшер итте. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Монография 2010 елда ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында якланган “XIX гасыр татар илаһият фикере үсешендә Ш.Мәрҗанинең роле” дип аталган диссертация нигезендә әзерләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Китап XIX – XX йөз башында татар мөселманнарында илаһият фикере, күренекле галимебез Ш.Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм аның “Әл-Хикмә әл-бәлига” дип аталган хезмәтенә багышланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot