news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда XIX–XX гасырдагы Петербург модерны дөньясына багышланган күргәзмә ачыла

Күргәзмә составына барлыгы 150дән артык экспонат кергән.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 5 нче октябрьдә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан “Петербург модерны. 1890-1910 еллар. Стиль һәм дөньяви мода” күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә составына кергән замана кешеләренең сәнгати һәм фотосурәтле портретлары, шулай ук интерьер предметлары белән баетылган модерн стилендәге костюмнар һәм аксессуарлар XIX–XX гасырдагы Петербург “дамалары дөньясы” турында зур күзаллау тудыра.

Биредә барлыгы 150дән артык экспонат тәкъдим ителә, аларның бер өлеше беренче тапкыр күрсәтелә.

Күргәзмәгә фәнни иллюстрацияле каталог әзерләнгән, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot