Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены ачылды
Бүген, 23 ноябрь көнне, башкалабыз Казандагы «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексының Баллар залында XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенын ачу тантанасы узды. Әлеге абруйлы чарада Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, шулай ук 10 чит илдән барлыгы 400 татар эшмәкәре катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы ачылышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.
Васил Шәйхразыев делегатларга җыен кысаларында узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы нәтиҗәләре турында җиткерде. Анда Конгресс Башкарма комитетының агымдагы ел эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде һәм 2027 елга Эш планы расланды.
Чараның эшлекле өлешендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников, «Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Тимур Ситдыйков, «АК БАРС» банкының Ислам банкингы үзәге директоры Искәндәр Исхаков, шулай ук Үзбәкстан делегаты, Татар һәм үзбәк эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе урынбасары Таһир Шәйхинуров чыгыш ясады. Таһир Шәйхинуров киләсе елда Үзбәкстанда татар эшмәкәрләре форумының күчмә утырышын үткәрергә тәкъдим итте.
Ачылу тантанасы ахырында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру булды.
Чара ерак араларны якын итеп бәйрәмгә килгән «Байкал-Идел» бию коллективының милли биюләре һәм Кытайда туып-үскән җырчы Базарбай Бикчәнтәевның җырлары белән тәмамланды.
Иртәгә, 24 ноябрьдә, җыен делегатлары Татарстанның Теләче муниципаль районына барып, андагы татар авылларының комплекслы үсеше белән танышачак. Ә 25 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз