Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә волонтерлар җыю үзәге ачылды
Волонтер булып Сочига барырга теләүчеләр 31 мартка кадәр электрон теркәү үтәргә тиеш.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казанның А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә быел Сочида 14- 22 октябрь көннәрендә узачак XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә волонтерлар җыю һәм әзерләү үзәге эшли башлады. Бу хакта Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты хәбәр итә.
Фестивальдә катнашу өчен гаризаны 31 мартка кадәр бирергә була. Хәзерге көндә Татарстан Республикасы фестивальгә теркәлгәннәр арасында лидер булып тора. Волонтер булып Сочига барырга теләүчеләргә 31 мартка кадәр электрон теркәү үтәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз