news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда XIII Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы үтәчәк

2024 елның 30-31 октябрендә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы узачак. Аның төп темасы – «Россия мөселманнарының төп асылы буларак – традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр». Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән оештырыла.

Быел Форумда 500дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләр, шулай ук халыкара ислам белем бирү үзәкләреннән делегация вәкилләренең катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Ел саен узучы форум ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Аерым алганда, форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда, мәчетләрнең үзләрендә һәм мөхтәсибәтләрдә кулланыла торган тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, ә икенче көнне фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак. Форумның беренче көнендә шулай ук дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләрен, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100