news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда XII Саматов укулары узды

Казанда XII Саматов укулары узды
Фото: dumrt.ru

4 декабрьдә «Мәрҗани» мәчетендә күренекле татар дин эшлеклесе, дин белгече һәм Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган XII Саматов укулары узды. Быел аның вафатына 15 ел булды. Габделхак хәзрәт «Мәрҗани» мәчетендә 1980-1981 елларда, аннары 199 елдан алып 2009 елга кадәр имам булып эшләгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарага танылган мөселман дин эшлеклеләре, фәнни оешмалар вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Саматовның туганнары һәм башка мәртәбәле кунаклар җыелды. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин бар иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, XII Саматов укуларында катнашучыларны сәламләп, Габделхак хәзрәтнең зур ролен ассызыклап узды.

«Ел саен без Саматов укуларында очрашып, аның мирасын, шәхесен, эшләгән күркәм эшләрен искә алабыз, рухына дога кылабыз. Бу – бик файдалы чара, чөнки Габделхак хәзрәт Саматов кебек күренекле дин әһелләренең хезмәтләре безнең өчен – үрнәк. Габделхак хәзрәт, һичшиксез, безнең өчен өлге булып тора: имамнар аның кебек гыйлемле, ихласлы, намуслы һәм хикмәтле булырга тиеш», – ди ул.

Аннары мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләген – «Рухи мирас» медален Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казыена, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллинга тапшырды. Әлеге бүләк дини һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларны бәяләү булып тора.

Конференциядә катнашучылар Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын өйрәнү һәм саклау белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Чыгыш ясаучылар ассызыклаганча, Габделхак хәзрәт Саматов укулары дин әһелләре, мөхтәсибләр һәм казыйлар арасында фикер алышуда төп роль уйный. Чара барышында алар шулай ук Габделхак хәзрәт турындагы тәэсирләре һәм истәлекләре белән уртаклаша.

  • Габделхак хәзрәт – Россиядә хәзерге мөселман дини мәгариф системасы тарихында зур хезмәт куючыларның берсе булып тора. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә нигез сала һәм уку-укыту процессы белән җитәкчелек итә, уку-укыту программаларын, планнарын әзерли, административ һәм хуҗалык мәсьәләләрен хәл итә. Г.Саматов, дини мәгърифәт үсешенә сизелерлек йогынты ясавын дәвам итеп, 2003 елга кадәр укыту эше алып бара.
  • 1998 елда Татарстан мөселманнарының берләштерү корылтаенда Габделхак хәзрәт республиканың баш казые итеп сайлана. Ул бу вазифада 2006 елга кадәр эшли, аннан соң аны шәкерте – Җәлил хәзрәт Фазлыев алмаштыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100