news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хезмәт базарында кадрлар кытлыгы саклана

Казанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,25 процент тәшкил итә. Хәзер шәһәр мәшгульлек үзәкләрендә 1 613 кеше исәптә тора, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Гүзәл Минһаҗева.

«Соңгы 10 елдагы тенденция безгә хәзер Казанда эшсезлек юк дип ышаныч белән әйтергә мөмкинлек бирә», - дип белдерде Минһаҗева.

Ул искәрткәнчә, эшсезлекнең максималь дәрәҗәсе 2020 елда, рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 17 меңнән артып киткән пандемия чорында теркәлгән.

Бүген мәшгульлек хезмәте эш эзләүчеләргә 13 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Шулай итеп, теркәлгән бер эшсезгә эшкә урнашу турында сигездән артык тәкъдим туры килә.

Шул ук вакытта хезмәт базарында кадрлар кытлыгы саклана. Минһаҗева сүзләренчә, эш бирүчеләргә иң элек төзелеш, сәнәгать, мәгариф һәм фән, сәүдә, транспорт һәм логистика, шулай ук сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәләрдә белгечләр җитми.

news_right_1
news_right_2
news_bot