news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәзерге шәһәр мохитендә Тукай образының әһәмияте турында сөйләячәкләр

21 апрельдә 14.00 сәгатьтә шагыйрьнең әдәби музеенда «Габдулла Тукай заманча социомәдәни киңлектә» темасына багышланган түгәрәк өстәл узачак. Анда татар галимнәре, язучылары, музей белгечләре, Тукай иҗатын яратучыларның катнашуы көтелә. Чара Россия халыкларының Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган.

Шулай ук Тукайның Татарстан бренды буларак роле, хәзерге шәһәр мохитендә Тукай образларының урыны һәм әһәмияте турында фикер алышу булачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар арасында сәнгать белгечләре Рауза Солтанова, Ольга Улемнова һәм ТР Фәннәр академиясенең Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан Людмила Шкляева, филологлар - «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Тукай музееның мөдире Гүзәл Төхвәтова һәм Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире Эльмера Галимҗанова, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары шагыйрә Илсөяр Ихсанова бар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100