Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда хатын-кызны балаларын мәктәпкә кертү өчен ришвәт бирүдә хөкем итәләр
Казанның Вахитов судында аеруча зур күләмдә ришвәт бирү турында эш башлап җибәрелде. Гаепләнүче – Казанда яшәүче Ольга Дзебисова. Ул балаларын «КФУ IT-лицее» мәктәп-интернатына законсыз нигездә укырга кертергә тырышуда гаепләнә, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гомәров.
Тикшерү версиясе нигезендә, хатын-кыз арадашчыга 260 мең сум акча тапшырган. Моның өчен бу кеше аңа балаларны мәктәпкә кабул итү имтиханнарыннан башка гына укырга алырга ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Әмма акчалар үзләштерелгән, ә балалар лицейга кабул ителмәгән. Нәтиҗәдә, Дзебисова җинаять эше фигуранты булды – аны аеруча зур күләмдә ришвәт бирергә тырышуда гаеплиләр.
Утырышка Дзебисова мөстәкыйль рәвештә килгән, чөнки хатын-кыз кулга алынмаган. Аның мәнфәгатьләрен билгеләнгән адвокат яклый.
Судта ачыкланганча, хатын-кыз даруханәдә эшли, балигъ булмаган яшьтәге ике бала тәрбияли.
Тикшерү Дзебисованың танышы аша лицейда элемтәләре булган Латыйпова фамилияле кешегә чыгуын ачыклаган. Латыйпова сумманы атаган һәм акчаны балаларны лицейга кабул итү өчен җаваплы кешеләргә тапшырырга вәгъдә иткән. Әмма ул акчаларны үзенә алган.
Бүген судта Дзебисовага карата гаепләү белдерелде. Утырыш башланыр алдыннан хатын-кыз үзе дә, аның адвокаты да бернинди үтенеч белән дә мөрәҗәгать итмәде.
Хатын-кыз гаебен таный. Якын арада суд тикшерүе көтелә. Ул эш буенча шаһитлардан сорау алудан башланырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз