news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хатын-кыз хәрби комиссариат янындагы эш машинасын яндырмакчы булган

Казанда хәрби комиссариатны яндыруның тагын бер очрагы булган. «Татар-информ»га билгеле булганча, 30 яшьлек хатын-кыз Лукин урамындагы хәрби комиссариат янында торган «УАЗ Патриот» автомобиленә Молотов коктейлен ташлаган.

Автомобильгә ут капмаган, ә хокук бозучыны тоткарлаганнар, аның белән хокук сакчылары эшли.

Бу берничә көндә Казанда хәрби комиссариатны яндырырга омтылуның өченче очрагы.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә 15.30 сәгать тирәсендә Татарстан Хәрби комиссариаты бинасы янына 23 яшьлек кыз килгән һәм яна торган катнашма салынган шешә аткан, әмма ул янып китмәгән. Аннары кыз качкан, әмма тиз арада тоткарланган.

Моннан тыш, 31 июльдә Казанда пенсионер хатын хәрби комиссариатны яндырырга теләгән. Агентлык мәгълүматы буенча, аны аферист алдаган. Ул башта хатын-кызны берничә кредит алырга һәм мошенниклар хисабына күчерергә, аннары кызын үтерү белән янап, хәрби комисариатны яндырырга күндергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100