news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хатын-кыз тимер юл вагоны тәгәрмәчләре астына эләгеп һәлак булган

Казанда тимер юлда һәлак булган хатын-кызның үлеменең шартлары ачыклана. «Имин хәрәкәт итү һәм тимер юл транспортын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә тикшерү алдыннан фаҗиганең шартларын ачыклау чаралары үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, фаҗига 28 августта Левченко тукталыш платформасының 790нчы километрында булган.

«Автоматриса тимер юл аша чыгып барган 1977 елгы хатын-кызны имгәткән. Ул хәрәкәт составы бәрдерү нәтиҗәсендә җитди җәрәхәтләр алган һәм үлгән», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot