news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хатын-кыз счетчикларын алыштырмакчы булган һәм ярты миллион сум акчасын югалткан

Казанда яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз мошенниклар корбаны булган һәм 550 мең сум акчасын югалткан.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 66 яшьлек хатын-кызга мессенджер аша шалтыратканнар һәм счетчикларын алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Сөйләшү барышында пенсионер СМС аша килгән кодны атаган, шуннан соң мошенниклар аның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтына кергән.

Соңрак аңа банк һәм көч структуралары хезмәткәрләре исеменнән билгесез кешеләр шалтыратырга тотынган. Алар хатын-кызның акчаларын мошенниклар урламакчы була, дип ышандырган. Аферистлар пенсионерны акчаларын «куркынычсыз счетларга» күчерергә күндергән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз мошенниклар кушканча эшләгән һәм аларга ярты миллион сум акчасын күчергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot