Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Хәтер шәме» йөреше узды
22 июньгә каршы төндә Татарстан башкаласында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» йөреше узды. Акцияне «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге, Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырды.
Акция Горький паркындагы Мәңгелек ут янында башланып китте. Йөрештә катнашучылар ике сәгатьтә Җиңү паркына барып җитте, Мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм шәмнәр куйды.
Акциягә Су асты диңгезчеләре берлеге, Чик сакчылары бергәлеге, «Хәрби туганлык» ветераннар оешмасы, Казан предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы кушылды.
Чара кунаклары арасында Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионова да бар иде. Ул чыгышында ТАССРның Җиңүгә керткән өлешенә игътибар итте.
«1941 елның 22 июнендә сугыш башланган. Ул көннең иртәсе борчулы һәм көтелмәгән хәбәр алып килгән. Еллар узган саен сугышта катнашучылар кими бара. Бу Брест крепосте да, Мәскәү дә, Сталинградтагы Павлов йорты да – һәр җир кисәген безнең ата-бабалар яклаган. Ул вакытта Татарстан көчен һәм фронтка ярдәм итү теләген күрсәткән. Күп кенә авыл кешеләре бөтенесен дә фронтка җибәреп барган. Оборона предприятиеләре фронтны тәэмин иткән, Татарстан заводлары һәм фабрикалары югары темплар белән эшләгән. Моны онытырга ярамый», - дип ассызыклады парламентарий.
Шул ук вакытта, депутат фикеренчә, яшьләр чыннан да үз иленең тарихын өйрәнергә әзер.
«Бу чыннан да җиңүчеләрнең чын варислары. Бүген, Бөек Ватан сугышы башланган көндә, һәр гаилә сугышта катнашкан ата-бабаларын, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта яки тылда җиңү өчен көрәшкән якыннарын, туганнарын искә ала. Сугыш башланган көн – иртәнге сәгать 4тә бөтен ил йоклаган чакта безгә фашистлар һөҗүм иткән мизгел чыннан да һәркемнең йөрәгендә булу мөһим», – дип саный ул.
Ларионова шулай ук «Яшь гвардия»гә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, оешма тагын бер җиңүне якынайта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз