news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе башланды

Казанда «Хәтер маршы» республика акциясе башланды. Ул ел саен уздырыла торган чара. Акциядә катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләргә ниятли. Активистлар Татарстан башкаласыннан соң Түбән Кама, Чистай һәм Чаллыга юл тотачак.

«Хәтер маршы» – Татарстанның иң күптәнге акцияләренең берсе, ул Җиңүне якынайткан Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыкларын популярлаштыруга багышлана. Әлбәттә, бу вакыйгаларны бүгенге яшьләр белергә тиеш. Бүген республика шәһәрләренә һәм районнарына агитация бригадалары җибәрелә. Без тарихыбызны башка төрле итеп күрсәтүгә юл куя алмыйбыз. Бүген без төшенчәләрне үзгәртү омтылышларын күрәбез, күп ялган геройлар барлыкка килә, өстәвенә алар Бөек Җиңүне якынайткан чын кешеләрне күләгәдә калдыра. Без укучыларга һәм яшүсмерләргә барысының да чынлыкта ничек барганын сөйләргә тиеш», – дип аңлатты чараның ниятен ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«Хәтер маршы»н Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе оештырды, ул быел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Министр сүзләренчә, бүгенге көндә төбәктә эзләнү хәрәкәтендә меңгә якын актив катнашучы исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100