news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә «Җәлил» операсын күрсәтәчәкләр

Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә «Җәлил» операсын күрсәтәчәкләр
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

Иртәгә, 22 июньдә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә хәйрия максаты белән Н.Җиһановның «Җәлил» операсы күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Спектакльне Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, төрле оешмаларның ветераннары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган затлар, «Дар души», «Трамплин», «Без бергә», «Тут растут» һ.б. хәйрия фондларының карамагындагы кешеләр карый алачак.

Спектакль Хәтер һәм кайгы көнендә – Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулган көнне узачак. Моннан тыш, ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) 120 еллыгы һәм композитор Нәҗип Җиһановның (1911-1988) 115 еллыгы уңаеннан оештырыла. Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot