Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Батырлык дәресләре» узачак
24 июньдә иртәнге 10:00 сәгатьтә Казандагы «Россия – минем тарих» тарихи паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Батырлык дәресләре» узачак. Бу хакта «Татар-информ»га оештыручылар хәбәр итте.
Чаралар «Без срокка давности» федераль проекты кысаларында оештырыла һәм Бөек Ватан сугышы башланган көндәге — 1941 елның 22 июнендәге вакыйгаларга багышлана.
Чараларда Казан мәктәпләренең кече сыйныф укучылары, «Чистые сердца» хәйрия фонды тәрбиясендәге балалар, шулай ук Татарстанның Питрәч районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә йөрүчеләр катнашачак.
Батырлык дәресләре илнең барлык тарихи парклары мәйданчыкларында уза һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз