news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда хәрби операция ветераннары арасында Рәис Кубогы ярышлары башланды

Физкультурачылар көне кысаларында Казанның УРАМ экстрим-паркында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында нардлар буенча Татарстан Рәисе Кубогы ярышлары башланды. Анда республиканың төрле районнарыннан 50дән артык кеше катнаша.

«Махсус хәрби операция ветераннарын социализацияләү - бөтен җәмгыять өчен мөһим бурыч. Без аларның алгы сызыкта, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, нинди өлеш керткәннәрен аңларга тиеш. Кызганычка, аларның кайберләре җәрәхәтләр белән кайткан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча без аларны реабилитацияләү һәм социализацияләү өчен шундый турнирлар уздырабыз. Күрәбез, ветераннарыбыз актив катнаша», - дип билгеләп үтте ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

Бу махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен Татарстан Рәисе Кубогының өченче ярышлары була. Элегрәк йөзү һәм өстәл теннисы буенча турнирлар оештырылган иде. Аннары Түбән Камада кул көрәше буенча ярышлар узачак.

Икенче этап сентябрьдә старт ала. Мини-футбол, волейбол, утырган килеш волейбол һәм ядрә белән ату буенча турнирлар уздырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot