Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда хәрби операция сугышчысының әнисен алдаган мошенникларга хөкем карары чыгарылды
Казанның Совет район судында бүген уннан артык кешене алдаган һәм 15,6 млн сумнан артык акча урлаган телефон мошенниклары төркеменә хөкем карары чыгарылды. Шул ук вакытта бу акчаларның күп өлеше – 12,6 млн сумы – махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әнисеннән, Пермь краенда яшәүче Валентина Нечаевадан урланган. Мошенниклар аның хисабындагы улының үлеме өчен күчерелгән акчаны урлаган.
Эштә барлыгы алты гаепләнүче: Динар Хисмәтулин, Антон Бузыцкий, Шәмси Мамедов, Владислав Бондарь, Владимир Короленко һәм Тимур Мөхсидинов. Шул ук вакытта ике гаепләнүченең эше аерым карала, Короленко һәм Бузыцкий контракт имзалаган һәм махсус хәрби операциягә киткән.
Совет суды бүген калган фигурантларны гаепле дип таныды һәм Динар Хисмәтуллинны – 6 ел һәм 8 айга, Шәмси Мамедовны – 6 ел һәм 6 айга, Владислав Бондарьны – 3 ел һәм 8 айга, Тимур Мөхсидиновны 6 ел һәм 6 айга гомуми режимлы колониягә хөкем итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз