Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда хәрби контрразведка ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Казан гарнизоны бүлеге хезмәткәрләре Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Ветераннар советы һәм Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә хәрби контрразведка ветераны – отставкадагы полковник Рахман Салиховны 100 яшьлек юбилее белән котладылар.
«Татар-информ»га Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә сөйләүләренчә, ветеранга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырганнар.
Рахман Рәхим улы Кызыл Армиядә 1нче Украина фронтының элемтә гаскәрләрендә хезмәт итүе, аннан соң иминлек органнарында хезмәт куюы, «Кызыл йолдыз», «1 дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен», «Хәрби казанышлар өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнүе турында сөйләде.
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Казан гарнизоны бүлеге хезмәткәрләре ветеранга даими рәвештә көнкүреш һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә, шулай ук һөнәри бәйрәмнәрдә котлаулар оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз