news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хәрби комиссариатны яндырырга теләгән укучы кызга карата суд эше башланды

Хәрби комиссариатка ут төртүдә гаепләнүче унберенче сыйныф укучысы эше буенча Казанның Совет район судында эш башланды.

Тикшерүчеләр фикеренчә, октябрь аенда кыз, янучан катнашма тутырылган берничә шешә алып, хәрби комиссариат янына юл тота. Иртәнге сәгать дүрттә ул бинага кулдан ясалган гранаталар ыргыта башлый, ләкин аларны бинага кадәр атып җиткерергә аның көче җитми. Нәтиҗәдә, яндыргыч катнашма бина янындагы үләнне генә яндырган.

Елена Фенина / «Татар-информ»

Тиздән укучы кызны тоткарлыйлар. Анда тагын бер шундый шешә була, ул аны кулдан ясалган граната буларак кулланырга ниятләгән.

17 яшьлек кызга милекне аңлы рәвештә юк итүгә омтылу маддәсе буенча гаепләү белдерелә, аны тикшерү вакытына өй арестына җибәргәннәр. 2023 елның 30 мартында аңа 18 яшь тулачак.

Елена Фенина / «Татар-информ»

Бүген судка гаепләнүченең укытучыларын һәм сыйныфташ кызларын чакырдылар. Гаепләнүче үзе әти-әнисе һәм адвокаты белән килгән.

«Ул гаебен таный. Әлегә без бернинди комментарий бирмибез, суд әле башланды гына», –  дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә кызның әнисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100