news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда пенсионер хатын-кыз хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган

Бүген социаль челтәрләрдә Казанда пенсионер хатын-кызның хәрби комиссариат бинасына ут төртергә җыенуы турында мәгълүмат барлыкка килде.

Агентлыкка билгеле булганча, берничә көн элек аңа аферист шалтыраткан, үзен Федераль иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Билгесез зат хатын-кызны аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән булуына ышандырган. Аннары ул, шул кредитны алган мошенникны тоту өчен, хатын-кыз үз өстенә кредит рәсмиләштерергә тиеш булуын, ә акчаны резерв счетка күчерергә кирәген аңлаткан.

Хатын-кыз биш банктан ике миллион сумнан артык кредит алган һәм аферистларга күчергән. Ә берничә көннән соң җинаятьче яңадан аңа шалтыратып, пенсионерның кызының кайда яшәвен белүен әйткән, аны үтерү белән янаган. Хатын-кызны, ул хәрби комиссариатка ут төрткән очракта, кызының гомерен өзмәскә ышандырган.

Хатын заправкада бензин сатып алган һәм, җинаятьче белән видеошалтырату буенча аралашып, бинаны яндырырга киткән.

Хатын-кызга карата җинаять эше ачканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100