Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка мемориал такта куела
27 июльдә җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһированың вакытсыз вафат булуына 5 ел тула. Халык мәхәббәтен яулаган җырчының исемен мәңгеләштерү эше Казанда да дәвам итә. Бу турыда «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.
«Бу көнне башта «Бәйрәм» ансамбле егетләре, ире, балалары, оныклары, кияүләре, дуслары һәм яраткан тамашачылары белән 11.00 сәгатьтә зиратка барабыз. Кадерле кешебезне искә алып, каберенә чәчәкләр салачакбыз. 13.00 сәгатьтә Казанда ул гаиләсе белән яшәгән Имәнлек урамындагы 57нче йортка мемориал такта кую уңаеннан рәсми чара оештырылачак», – диде Биктаһировларның гаилә дусты Раил Нуриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз