news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка күршеләре истәлек тактасы куйдырган

Бүген халык артистының вафатына биш ел тулды.

Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка күршеләре истәлек тактасы куйдырган
Раил Нуриев фотосы

Бүген Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына 5 ел тулды. Шул уңайдан Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Җырчының исемен мәңгеләштерү тулысынча Имәнлек урамындагы 57 йортта яшәүчеләр идеясе булган.

«Хәния апаның Имәнлек урамы, 57 йорт адресындагы өйдә яшәүче күршеләре: «Йортыбызда Хәния Фәрхигә мемориал такта куелуын телибез», - дип мөрәҗәгать итте. Без әлеге идеяне хуплап алдык һәм тиз арада тормышка ашырдык. Финанс мәсьәләләрен дә тулысынча шушы йортта яшәүчеләр, Хәния апаның тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров һәм «Бәйрәм ансамбле» егетләре хәл итте», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бәйрәм» ансамблендә администратор һәм алып баручы булып эшләгән Раил Нуриев.

Фото: © Раил Нуриев фотосы

Истәлек тактасына татар һәм рус телләрендә: «Бу йортта 2005 елдан алып 2017 елга кадәр Татар һәм Башкорт эстрадасы примадоннасы яшәде», - дип язылган.

Тантаналы чарада Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров, гаиләләре белән кызлары Алсу һәм Алия, җырчының туганнары һәм дуслары катнашкан.

Бүген иртән җырчының якыннары Яңа Бистә зиратындагы каберен зиярәт кылып, чәчәкләр салганнар. «Гали» мәчете имам-хатыйбы Рамил Мингәрәев мәрхүмә җырчының рухына багышлап «Коръән» сүрәләре укыган.

Фото: © Раил Нуриев фотосы

Хәния Фәрхине искә алу чаралары аның туган ягы Башкортстанның Тәтешле районында дә уза. Бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә Хәния Фәрхинең музеенда Коръән ашы үткәрүе турында хәбәр итте.

«Шәхси сәбәпләр аркасында истәлек тактасы ачылышына бара алмадым. Күңелем тынычлансын дип, аш мәҗлесе уздырырга булдым. Бүген иртәнге уннан бирле Тәтешледә Хәния апа җырлый…. Аның яраткан тамашачылары, чәчәкләр күтәреп, һәйкәле янына агыла, музейга керә. Кергән бер кешене бәлеш ашатып, чәй эчертеп озатам», - дип сөйләде ул.

Фото: © Фирүзә Ибәтуллина фотосы

Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, музей ачылгач, Хәния Фәрхине искә алырга, иҗаты белән якыннанрак танышырга теләп, махсус Казаннан, Уфадан, хәтта Мәскәүдән килүчеләр дә булган.

  • Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә вафат булды. Туган ягы – Башкортстан республикасы Тәтешле районы Югары Салаюа авылында ял иткән чакта ул үзен кисәк начар хис итә башлый. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, әмма ул юлда вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100