news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә башкорт мәдәниятен күрсәттеләр

Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә башкорт мәдәниятен күрсәттеләр
Фото: «Татар-информ»

Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменә багышланган «Безнең өй — Татарстан» этномәдәни фестивале гала-концертында Казанның «Залесный» мәдәният үзәгеннән «Ак тирәк» башкорт фольклор җыр театры һәм «Ак кош» балалар бию ансамбльләре катнашты. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үтте.

«Ак тирәк» белән «Ак кош» артистлары башкорт халык мәдәниятен күрсәтте. «Залесный» директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм виртуоз-курайчы Тимур Йосыпов бәйрәм һәм концерт номерлары турында сөйләп үтте.

«Бүген бик истәлекле көн. Чөнки халыкларыбызның бердәмлеге һәм үзара татулыгы борынгыдан килгән. Минин һәм Пожарский заманыннан ук, дип әйтергә кирәк. Әлегесе көндә дә бәйрәм үз асылын онытмый. Дөньялар тыныч түгел, әмма халыкларыбыз һәм милләтләребез бердәм, алар көчле рухлылыгын исбат итә. Шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. «Безнең өй – Татарстан» фестивале гала-концерты белән без бүгенге бәйрәмне Опера һәм балет театрында, зур сәхнәдә каршылыйбыз. Бергәләп биибез, җырлыйбыз. Без мәсәлән үзебезнең башкорт мәдәниятен күрсәтәбез», – дип фикерләре белән бүлеште Тимур Йосыпов «Татар-информ»га.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ак тирәк» театры һәм «Ак кош» ансамбле бүләкләргә лаек булды.

Фото: © «Татар-информ»

«Киләчәктә дә мондый чаралар дәвамлы булуына өметләнәбез. Бүгенге бәйрәм программасында безнең иҗат коллективлары катнашты. Үзем исә өстәвенә солист буларак шушы программаның башында җырладым», – диде ул.

«Ак тирәк» белән Айгөл Шәрәфиева җитәкчелек итә. Репертуар бай булуы белән аерылып тора.

Фото: © «Татар-информ»

  • Бүгенге чыгыш вакытында «Ак тирәк» составында «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев та булды. Ул баянда уйнап, аккомпаниатор булып чыгыш ясады.
news_right_1
news_right_2
news_bot