news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивалендә «Ялла» төркеме чыгыш ясаячак

«Шәрык базары» төрки эстрада фестивале быел икенче тапкыр үткәреләчәк.

Казанда халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивалендә «Ялла» төркеме чыгыш ясаячак
Энҗе Габдуллина

Халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивале быел икенче тапкыр уздырылачак. 27 октябрь көнне Пирамида концертлар залында фестивальнең гала-концерты булачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов әйтте.

«Шәрык базары» – төрле төрки илләрдән, төбәкләрдән килгән эстрада артистларының бердәм мәйданы. Ул бәйрәм форматында үткәрелә.

«Төбәкләрдән кызыксыну күп. Без һәр төбәктән ике-өч кеше килер дип уйлаган идек. Кайбер төбәкләрдән ун кеше, унҗиде кеше җибәрергә телиләр. Килергә теләүчеләр булу бик күңелле. Чакырган кунагың килмәсә иң начары шул диләр бит. Кызыксыну булу бик әйбәт», – диде Рифат Фәттахов.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Танылган продюсер «Шәрык базары»ның махсус кунакларын да әйтеп үтте. Фестивальнең хедлайнеры булып, «Бәхеттә, шатлыкта» җыры белән танылган «Ялла» төркеме чыгыш ясаячак.

«Махсус кунаклардан Татарстан, Башкортстанның затлы җырчылары Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов булачак. Яшьләр арасында мониторинг үткәрдек һәм иң популяр җырчы Эльбрус Джамирзоевны чакырдык. Алла бирса, «Ялла» төркеме дә киләчәк. Фаррух Закиров белән үзем барып сөйләштем. Ул Үзбәкстанда бик дәрәҗәле кеше. «Ялла» төркеме хедлайнер булыр дип уйлыйбыз», – диде ул.

Рифат Фәттахов киләчәктә фестивальдә төрки яшь башкаручылар бәйгесе, төрки халыкларның көннәрен үткәрү идеяләре булуын да әйтте.

«Шәрык базары»н киләсе елда киңәйтү буенча теләкләр зурдан. Бу проект кысаларында төрки телле яшь башкаручылар конкурсы үткәрергә телибез. Киләсе елга тагын бер зур планыбыз – без һәр елны теге яки бу катнашучы ил, төбәкнең көнен эшләргә уйлыйбыз. Ул чакта бу концерт-фестиваль бер көнгә генә түгел, дүрт-биш көнгә сузылыр. Мәсәлән, нишләп «башкорт эстрадасы көне», «казах эстрадасы көне» дигән аерым концерт булмаска тиеш», – дип сөйләде Рифат Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100