news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда халыкара олимпиадаларда җиңүче мәктәп укучыларына премияләр түләнәчәк

Татарстан башкаласында быел, узган елдагы кебек үк, гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда Россия җыелма командасы составында җиңү яулаган мәктәп укучылары һәм аларның остазлары бүләкләнәчәк.

Казан Башкарма комитетының тиешле карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Акчалата премия күләме 2024 ел белән чагыштырганда үзгәрмәячәк. Шулай итеп, алтын медаль алган мәктәп укучысы – 300 мең сум, көмеш медальгә ия булучы – 250 мең сум, ә бронза медаль яулаучы 200 мең сум (салым тотып калуларны да кертеп) алачак. Призлы урыннар санына карамастан, укучыга бер генә премия түләнәчәк.

Үз чиратында, алтын медаль алучыны әзерләү өчен премия – 300 мең сум, көмеш медаль өчен – 250 мең сум, бронза медаль өчен 200 мең сум (салым тотып калуларны да кертеп) тәшкил итәчәк.

Бүләкләүнең күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнәчәк. Шул ук вакытта премия халыкара олимпиада җиңүчесен әзерләгән бер педагогка, аның төп эш урыны буенча түләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot