Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Халыкара конференцияне Һади Атласиның 150 еллыгына багышлыйлар
8 һәм 9 октябрь көннәрендә Казанда «XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башында төрки-татар җәмгыятендә тарихи фикер һәм иҗтимагый-агарту процесслары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Аны тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның тууына 150 ел тулуга багышлыйлар.
Оештыручысы – Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты. Конференциядә Россия, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан татар һәм башка төрки халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәр катнашачак.
Аерым сессияләр Һади Атласиның XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башы Россия империясе төрки халыкларының рухи мәдәниятен өйрәнүгә һәм мәгърифәткә, урта гасыр төрки–татар дәүләтләре тарихына керткән өлешенә багышланачак. Экспертлар шулай ук мәгариф һәм вакытлы матбугат системасы үсешен дә караячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз