news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара Коръән уку бәйгесе уза

Казанда 17-20 май көннәрендә Халыкара Изге Коръән уку бәйгесе уза. Бәйге дин кардәшләребезне Коръән уку традицияләренә җәлеп итү, Коръән хафизлардан иң яхшы укучыларны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

Бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаризалар кабул итү кампаниясе чорында Евразиянең һәм Африканың 25 иленнән 70тән артык заявка алынды. 30 чит ил катнашучысы һәм Россия субъектларыннан 20 кеше сайлап алу турын үтте. Бәйгедә Россия Федерациясеннән Дагыстан, Чечня, Татарстан, Башкортстан, Кырым Республикалары вәкилләре катнашырга теләк белдергән.

Конкурста Казанга килеп тә, читтән торып та катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашучылар 18-30 яшьтә һәм Изге Коръәнне яттан белүләрен раслый торган таныклыкка һәм үзләре даими яши торган илнең дини идарәсе яки гомумтанылган ислам үзәге яки оешмасы исеменнән бирелгән рәсми хатка ия булырга тиеш.

Катнашучыларның Коръән уку осталыгын Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләт башлыгының  Коръән буенча комитет җитәкчесе, шәех Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Рави рәислегендәге халыкара хөкемдарлар коллегиясе бәяләячәк. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасыннан – 3 һәм хатын-кызлардан 3 иң яхшы Коръән укучыны сайлап алачаклар. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты премиясе, призерлар заманча техника белән бүләкләнәчәк.  Шулай ук Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясеннән махсус бүләк көтелә. Бүләкләү тантанасы «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» ХІІІ халыкара икътисади саммиты кысаларында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100