news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Халыкара Изге Коръән премиясе узды

Камал исемендәге театр бинасында Халыкара Изге Коръән премиясе узды. Тантана кысаларында тамашачыларга дөньяның төрле почмакларыннан җыелган иң яхшы Коръән укучыларның бәйге финалына узган чыгышлары тәкъдим ителде. Әлеге чара «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

Конкурста катнашучыларны һәм тамашачыларны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

Тантана кысаларында тамашачылар мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләренә багышланган театральләштерелгән күренешнең шаһитләре булды. Спектакль Татарстан башкаласының үзенчәлеген һәм аның ислам цивилизациясе белән күпгасырлык багланышларын ассызыклады, шәһәрнең тарихи һәм рухи әһәмиятен ачып бирде. Программада шулай ук Казан балалар филармониясе, Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов һәм башка иҗат коллективлары чыгышлары яңгырады.

Камал театры фойесында бәйге башланганчы Изге Коръән иңүгә, язылуга һәм аның гасырлар дәвамында саклануына багышланган экспозиция эшләде. Күргәзмәдә Коръәннең кулъязма традициясе, басма Коръән һәм Казан басмасы шрифты, Коръән тәфсирләре, Коръән белән бәйле ювелирлык традицияләре турында сөйләүче төрле экспонатлар һәм башка уникаль артефактлар бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot