news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Халыкара йога көнендә узган чарада меңнән артык кеше катнашты

Татарстан башкаласының Үзәк стадионында Халыкара йога көненә багышланган чара узды. Иртәнге сәгать 8:30да ук башлануга карамастан, чарада меңнән артык кеше катнашты.

«Казанда йога белән шөгыльләнүчеләр бик күп, бу зур бер җәмгыять. Киләсе елда чараны бөтен республика буенча берничә мәйданчыкта үткәрергә кирәк, дип саныйм», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәдә.

Бәйрәм Үзәк стадион чирәмендә күмәк йога сәгате белән башланып китте, аннары йоганың төрле юнәлешләренә багышланган берничә тематик секция оештырылды. Катнашучылар арасында Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар Д. да бар иде.

«Елның иң озын көнендә традицион рәвештә Халыкара йога көнен бәйрәм итәбез. Һава торышы да бик әйбәт. Башта кеше аз килер, дип курыккан идек, ләкин кеше бик күп җыелды. Барысының да кәефе күтәренке. Меңнән артык кеше килде», — дип ассызыклады дипломат агентлык белән әңгәмәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot