news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Халыкара йога көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылачак

21 июньдә Казанның Үзәк стадионында Халыкара йога көне уңаеннан күмәк бәйрәм узачак. Чараны шәһәр мэриясе ярдәме белән Һиндстанның Генераль консуллыгы оештырачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәсми программа 8:30 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу бушлай. Алдан теркәлү сорала.

Халыкара йога көнен 2014 елда Һиндстан инициативасы белән Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясе гамәлгә куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot